«Әбиләребез җырлары»: фольклор сәгате (18+)

Яшьлек җырлары – сафлыкка, яхшылыкка, яктылыкка ностальгия, чөнки ул вакытта җырны йөрәкләрдәге җылылыкны һәм назны, күңелдәге матурлык һәм гармонияне саклау өчен тудырганнар, һәм алар, нәкъ менә шул җырлар, безгә тормыш ыгы-зыгысында һәм мәшәкатьләрдә югары билгеләнешне онытырга бирми, нәкъ менә алар авыр минутларда юатучы, күңелсезлекләрдән саклаучы булып кала. Россия Федерациясендә игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 27 апрель көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубына йөрүчеләр өчен «Әбиләребез җырлары» дигән фольклор сәгате узды. 

Алып баручы чарага килүчеләргә халык лирик җырлары борынгыдан ук килеп барлык чорларда да яңгыравы турында сөйләде. Әбиләребез заманында һәр җирдә – кырларда, станоклар янында торып эшләгәндә, кунакта, урамда, өйдә җырлаганнар. Ул җырларны күбебез балачактан хәтерли. Җылы дустанә рухта катнашучылар хор белән үзләренең яраткан такмакларын, бишек һәм халык җырларын башкардылар. «Көйне таны», «Бу юллар кайсы җырдан?», «Иске матур җырлар» бәйгеләрендә катнашты.

Шулай ук чарага Чаллы язучысы Галина Баглаева килде. Ул кунакларны үз иҗаты белән таныштырды. Чара шигърият, музыка һәм яз рухы тудырды һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм шатлык хисләре бүләк итте. 

Поделиться: